Татарстанда көн дәвамында томанлы һава торышы сакланачак
Яңалыклар

Татарстанда көн дәвамында томанлы һава торышы сакланачак

Көндез 1-6 градус салкын, юлларда - бозлавык, кар көртләре булуы ихтимал. Гомумән, республика территориясендә һава торышының начарлануы турында хәбәр җиткерде ТР Әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Татарстан һәм Казан территориясендә 6 гыйнварда көн дәвамында томан булачак, күз күреме 500 метрдан да азрак тәшкил итәчәк. Көндез кар явуы ихтимал, аерым районнарда юеш...

Көндез 1-6 градус салкын, юлларда - бозлавык, кар көртләре булуы ихтимал. Гомумән, республика территориясендә һава торышының начарлануы турында хәбәр җиткерде ТР Әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Татарстан һәм Казан территориясендә 6 гыйнварда көн дәвамында томан булачак, күз күреме 500 метрдан да азрак тәшкил итәчәк. Көндез кар явуы ихтимал, аерым районнарда юеш кар явуы һәм буран чыгуы мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба исә, урыны белән секундына 15-18 метр тизлектә көчәючән җил чыгуы ихтимал. Көндез 1-6 градус салкын. Юлларда бозлавык, кар көртләре саклана.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев