Татарстанда җиңел машина әйләнеп капланган һәм күпердән егылып төшә язган
Бүген төнге өченчеләр тирәсендә Нурлат районында Югары Нурлат авылы янында авария була.
Шаһитлар сүзләренчә, «Лада» машинасын йөртүче зур тизлектә бара һәм идарәсен югалта. Машина әйләнеп каплана, күпер коймасына барып бәрелә һәм чак кына күпердән төшеп китми кала.
«Рульдә ир-ат иде. 60-65 яшьләр чамасы. Ул урында ук үлде», — ди шаһитлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев