Татарстанда җиңел машина трассадан төшеп китеп агачка бәрелгән
Республиканың Тәтеш районында Казан — Ульяновск трассасында Toyota машинасы йөртүчесе идарәне югалта һәм трассадан юл читенә төшеп китә.
Шаһитлар сөйләгәнчә, югары тизлектә юл читенә төшеп киткән машина берничә дистә метр очып барган, ян ягына әйләнеп капланган һәм агачка бәрелгән. Көчле бәрелүдән машинаның бамперы һәм радиаторы җимерелеп төшкән.
Шаһитлар әйтүенчә, авариядә беркем дә зыян күрмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев