Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Татарстанда яшәүчеләрнең августта озын ял көннәре булмаячак

Татарстан Республикасы көнен республика халкы 30 августта билгеләп үтә.

Бу дата ял көне дип санала, ләкин татарстанлыларның озын ял көннәре булмаячак.

Эш шунда: быел 30 август шимбәгә туры килә, ул моннан башка да бишкөнлектә эшләүчеләрнең ял көне булып санала. Федераль бәйрәмнәр туры килгәндә, өстәмә ял көне бәйрәмнән соңгы эш көненә күчерелә, бу озын ял көннәрен дә бирә.

Республика бәйрәмнәренә килгәндә, мондый күчерү булмый. Шуңа күрә, әгәр Татарстан бәйрәме шимбә яки якшәмбегә туры килсә, озын яллар билгеләнми.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда яшәүчеләрнең киләсе озын ял көннәре ноябрьдә генә булачак.

 Фото - Татар-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев