Татарстанда янгын сүндерү һәм коткару техникасы паркы яңартылды
Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә
Бүген Казанда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе һәм республиканың Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләренә 24 яңа техника берәмлеге тапшырылды. Яңа автомобильләрнең ачкычларын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе башлыгы Ирек Кадыймов тапшырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Техниканың бер өлеше республика бюджеты хисабына сатып алынган – алар арасында дүрт Haval җиңел автомобиле һәм дүрт «Лада Нива Легенд», «Садко» йөк машинасы, «ГАЗель» йөк-пассажир машинасы һәм «Лада Веста» бар. Калган машиналар һәм җиһазлар федераль бюджет акчалары хисабына килгән: янгын автоцистерналары, штаб машинасы, катерлар һәм пилотсыз системалар.
Техника тапшыру чарасы Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль системасының 2025 елгы эш йомгакларын ясау һәм киләсе елга бурычларны билгеләү вакытында узды.
Тапшыру тантанасыннан соң кунаклар Татарстанның янгын сагының 200 еллыгына багышланган күргәзмәне карадылар. Архив документлары күрсәткәнчә, Казан губернасында беренче янгын бүлеге 1825 елда ук барлыкка килгән. Системаның үсеш тарихы турында республиканың Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко сөйләде.
Фото: tatarstan.ru
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев