Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Татарстанда "Җиңү диктанты"н сигез меңнән артык кеше язачак

«Җиңү диктанты» оештыру комитеты хәбәр итүенчә, Татарстанда барысы да акцияне үткәрүгә әзер.

"Бердәм Россия"нең төбәк башкарма комитетында "Җиңү диктанты" акциясен уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды»
29 апрельдә 12: 00 сәгатьтә Татарстанда «Җиңү диктанты» узачак мәйданчыклар эшли башлаячак. Бу хакта «Тарихи хәтер» партия проектының төбәк координаторы – Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты башлыгы Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.
"Җиңү диктанты инде өченче тапкыр үткәрелә. Быел мәйданчыклар саны артты,алар 150дән артык. Ябык мәйданчыклар барлыкка килде. Акциягә Суворов училищесы, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы уку-укыту үзәге, Бөек Ватан сугышы вакытында фронтка кирәкле ярдәм күрсәткән берничә эре предприятие кушылды. Беренче тапкыр «Җиңү диктанты» "Татнефть" ГАҖдә узачак. Татарстан территориясендә без сигез мең ярымнан артык кеше катнашыр дип көтәбез», - дип сөйләде Габдрахманова.
«Җиңү диктанты» нда мәктәп укучылары, студентлар, хәрби хезмәткәрләр, «Бердәм Россия» активы һәм партия тарафдарлары, танылган сәяси һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашырга ниятли.
«Җиңү диктанты» оештыру комитеты хәбәр итүенчә, Татарстанда барысы да акцияне үткәрүгә әзер.
2021 елда "Җиңү диктанты" өченче тапкыр үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама