Татарстанда ФНС торакны арендага бирү контролен көчәйтә
Яңалыклар

Татарстанда ФНС торакны арендага бирү контролен көчәйтә

Базар катнашучылары бәяләвенчә, торакны рәсми булмаган рәвештә арендага бирү аркасында республика бюджеты ел саен якынча 300 миллион сум керем югалта

2024 ел мәгълүматлары буенча, арендадан керемнәр турында декларацияне республиканың 7,5 мең кешесе тапшырган. Нәтиҗәдә, бюджетка 168,4 миллион сум салым кергән. Тагын 9,7 мең кеше үзэшле зат (самозанятый) статусында эшли, ә якынча 5 мең кеше индивидуаль эшмәкәр булып теркәлгән һәм шулай ук торакны арендага бирүдән керем ала.

Шул ук вакытта базарның масштабы шактый зуррак. Казанда гына да популяр мәйданчыкларда фатирларны арендага бирү турында 20 меңнән артык игълан урнаштырылган, бу «күләгә» секторы өлешенең зур булуын күрсәтә.

Декларацияләнмәгән керемнәрне ачыклау өчен салым органнары хәзерге заман цифрлы инструментларны кулланалар. Махсус алгоритмнар игълан сервисларыннан мәгълүматларны анализлыйлар, аларны Бердәм дәүләт күчемсезлек реестрындагы мәгълүматлар белән чагыштыралар һәм объектларның хуҗаларын ачыклыйлар.

Чыганак: Яшел Үзән

Фото: «Татар-информ»

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев