Яңалыклар

Татарстанда фәнни-тикшеренү персоналы саны яңа рекорд куйды: 16,5 мең кеше

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте

Татарстанда фәнни-тикшеренү персоналы саны республиканың яңа тарихында иң югары дәрәҗәгә җитте. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Татарстанның яңа тарихында фәнни-тикшеренү персоналы саны максимумга җитте, якынча 16,5 мең кеше. Соңгы тапкыр мондый санга без 1999 елда ирешкән идек», – дип белдерде ул.

Татарстан фәнни-технологик үсеш идарәсе системасының җитлеккәнлек индексында беренче урында тора, дип өстәде ул.

 

Чыганак: «Татар-информ»

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев