Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Елга буенда югалган хатын-кызны эзлиләр

Урынга 6нчы зона янгын-коткару отрядының водолазлар төркеме килгән.

«Татар-информ» агентлыгының Автокаладагы үз хәбәрчесе Валентин Кулагин белдергәнчә, Татарстанда Ык елгасы буенда ял иткәннән соң 51 яшьлек хатын-кыз югалган.

Гадәттән тыш хәл республиканың Минзәлә районында, Иске Александровка авылы янында булган. Ир белән хатын Ык елгасы буена ял итәргә килгән. Төнлә хатын-кызның юкка чыгуы ачыкланган. Аның ире полициягә мөрәҗәгать иткән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте агентлыкка хәбәр иткәнчә, урынга 6нчы зона янгын-коткару отрядының водолазлар төркеме килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама