(«Татар-информ»). Татарстанда быел, узган ел белән чагыштырганда, ботулизм белән авыру очраклары арткан. Бу хакта Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
2016 елда республикада бу чир белән бары 3 кеше генә авырган, ә 2017 елда - 12. Авыручыларның берсе үлгән, дип билгеләп үтелә ведомтсво хәбәрендә.
Ботулизм консервлар әзерләү һәм саклау кагыйдәләре үтәлмәгән очракта, кеше организмына токсин эләккәндә үсеш ала. Аның билгеләре эч уртасы авырту, диарея, хәлсезлек, температура кинәт күтәрелү, күз карасы киңәюдән гыйбарәт.
Агуланучылар ашыгыч медицина ярдәменә мохтаҗ.
Нет комментариев