Татарстанда бүген 29 яңа COVID-19 белән авыру очрагы расланган
12 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 17 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча иң күп авыручы 60тан 70 яшькә кадәрге кешеләр (10 кеше).
Татарстан буенча Казанда – 11, Яр Чаллыда -7, Яңа Чишмәдә - 2, Арча, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Мамадыш, Минзәлә, Нурлат, Ютазы районнарында берешәр очрак теркәлгән.
Барлыгы 18 июльгә Татарстанда 5186 COVID-19 белән авыру очрак теркәлгән.
Барлыгы 3401 кеше дәваланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев