Татарстанда бер атна эчендә бензин кыйммәтләнгән
Яңалыклар

Татарстанда бер атна эчендә бензин кыйммәтләнгән

17 марттан 23 мартка кадәр Татарстанда бензинның төп маркаларына бәяләрнең чираттагы артуы теркәлгән

Дизель ягулыгы искәрмә булып тора: аның бер литры 72,72 сумга кадәр төшкән, ә бер атна элек ул 72,93 сум булган. Мондый мәгълүматларны Росстат бастырды.

Статистика буенча, АИ-92 маркалы бензин бәясенең бер литры 61,69 сумга кадәр күтәрелгән (элек 61,43 сум иде). АИ-95 65,10 сум урынына хәзер 65,38 сум тора. АИ-98нең бер литры 89,45 сумга кадәр кыйммәтләнгән, ә моңа кадәр аны 89,26 сумга сатып алырга мөмкин иде.

 

Чыганак: НТР 24

Фото: Татар-информ 

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев