Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Татарстанда бензинның күпчелек маркалары арзанайды

Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстанда 10 ноябрьдән 17 ноябрь кадәр бензинның күпчелек маркаларының ваклап сату бәяләре кимегән, ә дизель ягулыгы бәясе арткан

Мәсәлән, АИ-92 маркалы бензин бәясе 71 тиенгә кимеп, литры 60,53 сумнан 59,82 сумга төшкән. АИ-95 бензины да арзанайган: аның бәясе 10 тиенгә кимеп, уртача 63,45 сум тәшкил итә. Ә АИ-98 һәм аннан югарырак маркалы ягулык бәясе бераз арткан – 86,34 сумнан 86,46 сумга кадәр. Дизель ягулыгы уртача 35 тиенгә арткан, һәм аның бәясе 70,15 сумга җиткән.

1 ноябрьгә булган биржа сәүдәләрендә дә бәяләрнең кимү тенденциясе күзәтелгән. Мәсәлән, АИ-92 бензины бәясе бер атнада 7,64% кимеп, тоннасы 66 868 сумга төшкән. АИ-95 бәясе дә (Россиянең Европа өлеше буенча территориаль индексы буенча) кимегән – 6,32%ка, 74 110 сумга кадәр.

Фото: «Татар-информ»

 



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев