Татарстанда барлык лагерьләр тычкан һәм талпанга каршы эшкәртелгән
Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, Татарстанда барлык лагерьләрнең территориясе тычкан һәм талпанга каршы эшкәртелгән
Ул җәйге ял кампаниясенә әзерләнүче лагерьләрнең санитар-эпидемиологик бәяләмә алу мөһимлеген искәртте. Документ бер ел гамәлдә. «Бүгенге көндә лагерьләрнең 95 процентына рөхсәт бирелгән. Барлык көндезге лагерьләр ул рөхсәтне алды. Бер генә лагерь дә рөхсәтсез ачылмаячак. Без моны күзәтеп торабыз», – дип белдерде Патяшина.
Бүгенге көндә шәһәр читендә эшләүче 66 ял учреждениесе һәм 4 чатыр лагере балалар кабул итә, дип өстәде ул.
Чыганак, фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев