Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда август бик эссе булачакмы-юкмы

Август аенда Россиянең ун төбәгендә бик эссе һава торышы урнашачак – һава температурасы +40..+43 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итте Россия Гидрометеоүзәге җитәкчесе Роман Вильфанд.

Якын көннәрдә Краснодар крае, Әстерхан, Волгоград, Ростов, Белгород, Курск, Орел, Рязань, Тамбов өлкәләре һәм Ставрополь краенда термометрның терекөмеш баганасы +43 градуска кадәр күтәреләчәк, дип белдерде Вильфанд ТАСС агентлыгына.

Искәртеп узабыз, Татарстанда да август ае эссе һава торышыннан башланды – һава температурасы беренче көннәрдә +36 градуска кадәр җитте. Тулаем алганда, метеорологлар белдергәнчә, республика климатында тотрыксызлык күзәтелә һәм куркыныч табигать күренешләренең саны артуы фаразлана.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiya-gidrometeouzage-itakcese-tatarstanda-avgust-bik-esse-bulacakmy-yukmy-ikanen-aitte-5874650

Флүн Вилданов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев