Реклама
Яңалыклар
Татарстанда авариядә бер кеше һәлак булган, дүрт кеше имгәнгән
Авариягә очраган машинада 20-22 яшьлек егетләр булган.
Төнлә Менделеевск районының Ык Тамагы авылы янындагы авариядә бер кеше һәлак булган, дүрт кеше зыян күргән.
Авария шаһитлары хәбәр иткәнчә, Hyundai машинасы юлдан кюветка очып төшкән һәм түбәсенә капланган.
«Автомобильдә 20-22 яшьлек егетләр иде. Барысы да кысылып калган, үзләре генә чыга алмады. Коткаручылар чакырырга туры килде. Йөртүчесе һәлак булды, калган дүртесен табиблар хастаханәгә алып китте», — дип сөйләде авария шаһитлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев