Татарстанда АИ-98 бензины бер атна эчендә 4,5 сумнан артык кыйммәтләнгән
7 - 13 июльгә кадәрге чорда Татарстанда АИ-98 һәм аннан югары маркалы бензин кыйммәтләнгән
Бер атна элек мондый бензинның литры уртача 93,87 сум торган.
Башка ягулык төрләренең бәясе сизелерлек дәрәҗәдә үзгәрмәгән. АИ-95 бензины 10 тиенгә кыйммәтләнеп, литры 73,85 сум булган. АИ-92 бәясе 13 тиенгә артып, литры 68,11 сумга җиткән.
Дизель ягулыгы да бәясе буенча арткан. Бер атна эчендә аның уртача бәясе 8 тиенгә үскән – литры 81,65 сумга кадәр.
Гомумән, Татарстанда отчет чорында автомобиль ягулыгының уртача бәясе 19 тиенгә артып, литры 71,34 сум тәшкил иткән.
Фото – Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев