Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 6 мең яшь гаилә социаль ипотека программасы буенча торак ала алачак

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

"Тиешле карар Республика Президенты кушуы буенча министрлар кабинеты тарафыннан имзаланды", – дип аңлатты Лилия Галимова.
"Рөстәм Миңнеханов яшьләргә, бигрәк тә катлаулы икътисадый вәзгыять шартларында, системалы ярдәм күрсәтүнең мөһимлегенә игътибар итте", – дип ассызыклады Галимова.
ТР хөкүмәтенең тиешле карарыннан күренгәнчә, ярдәм чарасыннан ир белән хатынның яше 35тән артмаган гаиләләр файдалана ала.
«Без бу чара демографик хәлне яхшыртуга да, республиканың шәһәр һәм районнарында яшь белгечләрне беркетүгә дә ярдәм итәр дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте Татарстан Президенты бүген узган киңәшмә барышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев