574 мең 853 кешегә, шулар арасында 155 меңнән артык балага гриппка каршы вакцина ясалган. Бу хакта Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Быел әлеге вакцина 1 млн 559 мең 200 кешегә ясалачак.
Исегезгә төшерәбез: 15 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр Казанда метро станцияләре янында бушлай прививка ясатырга була.
Нет комментариев