Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Татарстанда 490 мең гектар көзге культуралар чәчелгән

Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР вице-премьеры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде

Киңәшмәне төбәкнең барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Нотыкчы сүзләренә караганда, көзге культураларның 82% ы, ягъни 403 мең гектар мәйдан-яхшы хәлдә, ә 17% ы, ягъни 83 мең гектар, канәгатьләнерлек хәлдә. Шул ук вакытта 1%, ягъни 5 мең гектар чамасы җирдә көзге культураларның тишелеше начар.

Салкыннар башланганнан соң, шытымнардагы шикәр күләмен билгеләү планлаштырыла, диде Җәббаров.

Моннан тыш, бүгенге көнгә 1 млн 464 мең гектар эшкәртелгән, ягъни туңга сөрү мәйданнарының 94% ы, шул исәптән 560 мең гектар тирәнтен эшкәртелгән. Басу эшләрендә көн саен 500дән артык агрегат катнаша, аларны тәмамлау өчен тагын 250 мең гектардан артык җир эшкәртәсе кала.

2026 ел уңышы өчен хуҗалыклар 75 мең тонна минераль ашлама сатып алганнар, бу планлы чәчүлекләрнең гектарына 15 килограмм гамәлдәге матдә, дип билгеләп үтте профильле республика ведомствосы җитәкчесе.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Федерациясе Сәнәгать министрлыгы, ил хуҗалыклары ихтыяҗларын тәэмин итү өчен, ел саен һәр төбәк буенча минераль ашламалар сатып алу планын раслыйлар, дип искәртте Марат Җәббаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев