Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Татарстанда 39 градус чамасы салкыннар 25 февральгә кадәр дәвам итәчәк

Җилнең көчәюе суыкта өшү куркынычын арттырачак.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда 16 февральдә урнашкан аномаль салкын һава торышы республика территориясендә 25 февральгә кадәр сакланачак.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе тараткан фараздан күренгәнчә, соңгы көннәрдә төбәктә тәүлеклек уртача температура нормадан 9-16 градуска түбәнрәк. Әмма «аз болытлы антициклон» (ул безгә төньяктан киләчәк) йогынтысында Татарстанда температура фоны түбәнәюен дәвам итәчәк, дип искәртә синоптиклар.

Якшәмбе һәм дүшәмбе, 21-22 февральдә, төнлә һәм иртән һава температурасы -25..-30 градуска кадәр төшәчәк. 21 февральдә урыны белән -35, ә 22 февральдә -37 градуска кадәр суытыр дип көтелә. Көндез исә һава температурасы -17..-24 градус тәшкил итәчәк.

Сишәмбе һәм чәршәмбе, 23-24 февральдә, төнлә термометрның терекөмеш баганасы -30..-35, ә кайбер урыннарда -39 градуска кадәр түбәнәячәк. Көндез -23..-28 градус булачак. Төньяктан искән җилнең урыны белән секундына 10-15 метрга кадәр көчәюе нәтиҗәсендә суыкта өшү куркынычы артачак.

Метеорологларның мәгълүматлары буенча, республикада аномаль салкыннар пәнҗешәмбе, 25 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/20-02-2021/tatarstanda-39-gradus-chamasy-salkynnar-25-fevralg-kad-r-d-vam-it-ch-k-5808155

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев