Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Татарстанда 30 градуслы эсселек көтелә

Синоптиклар мәгълүматына караганда, якын көннәрдә һава температурасы нормадан ким дигәндә тугыз градуска югарырак булачак.

Чәршәмбе көнне Татарстанда аномаль эссе һава торышы саклана, көндез термометр баганалары 30 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматына караганда, якын көннәрдә һава температурасы нормадан ким дигәндә тугыз градуска югарырак булачак.

Бүген республикада алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем ихтималы аз, талгын җил исәчәк.

Төнлә температура 5-10 градус була, көндез 25-30 градуска кадәр җылыта.

Һава торышы аномалияләре, шулай ук урманнарның янгын куркынычы югары булу сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде.  

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/12-05-2021/tatarstanda-30-gradusly-esselek-k-tel-5822888

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев