Татарстанда 22 түрә ышанычны югалткан
Республикада 22 түрә ышанычны югалту сәбәпле эштән азат ителүчеләр реестрына кертелгән
Бүгенгә анда 22 түрә кертелгән. Шуның 8е узган елдагы тикшеренүләребез нәтиҗәләре буенча эшеннән алынды. Һәр ел саен безгә эләгүче 13 мең белешмәдән 3 проценты чамасында закон бозу очраклары ачыклана”, – дип сөйләп үткән белгеч. Аның әйтүенчә, дәүләт хезмәткәрләре ышанычны югалту сәбәпле эштән азат ителүчеләр исемлегендә 5 ел дәвамында саклана. Шуннан соң алар аннан төшереп калдырыла һәм янә дәүләт органнарында эшләүгә дәгъва кыла ала.
“Аларны кабат дәүләт хезмәтенә алуга тыю юк. Әмма без һәр дәүләт органының үз рейтингы турында һәм халыкның ышанычын яулау турында кайгыртуын аңлыйбыз. Ышанычны югалту сәбәпле эшеннән җибәрелеп, кабат дәүләт хезмәтенә алыну очракларын күргәнем юк әле”, – дип өстәгән Шрша.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев