Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Татарстанда 2026 елда яшәү шартларын яхшырту мөмкинлеге

2007 елдан башлап 2025 елга кадәр Татарстанда күп балалы гаиләләргә барлыгы 651 торак сертификаты тапшырылган

Татарстанның 2026 елгы бюджетында биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче, яшәү шартларын яхшыртырга мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү максатыннан 273,5 миллион сум акча билгеләнгән. Бу хактагы мәгълүматны ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге социаль ярдәм чарасы республика казнасы хисабына тормышка ашырыла. Төп механизм буларак, мохтаҗ гаиләләргә торак сатып алу өчен махсус дәүләт сертификатлары биреләчәк.

Программаның үткән еллардагы нәтиҗәлелегенә күз салсак, 2007 елдан башлап 2025 елга кадәр Татарстанда күп балалы гаиләләргә барлыгы 651 торак сертификаты тапшырылган инде. Яңа бүленгән акчалар әлеге юнәлештәге эшне дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Чыганак: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев