Татарстанда +19 градуска кадәр җылы булачак
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте
Бүген республикада аязучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр явачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метрга кадәр булачак. Төнлә һава температурасы +6...+11 градус тәшкил итәчәк, көндез +14...19 градуска кадәр җылытачак.
Казанда шулай ук аязучан болытлы һава көтелә. Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан. Көндез һава +16...+18 градуска кадәр җылыначак.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Нет комментариев