Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Татарстанда 1 ноябрьдә кече үлчәмле суднолар навигациясе тәмамлана

Кече үлчәмле судноларга сулыкларда навигация ачылганнан алып аның ябылуына кадәр, ягъни 25 апрельдән 1 ноябрьгә кадәр йөзәргә рөхсәт ителә

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ике сезон арасында Татарстанның су объектларындагы хәлләр һәм су объектларында иминлек кагыйдәләре турында сөйләде.

«Хәзерге вакытта суның температурасы иминлек таләпләренә туры килми һәм 6 градус чамасы тәшкил итә. Шуңа бәйле рәвештә, табигатьтә актив ял итәргә яратучыларны бу вакытта сулыкларга керү куркыныч булуы турында кисәтәбез, көймәдән салкын суга егылып төшү гомер һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудыра. Кече үлчәмле судноларны йөртүчеләргә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә - 2025 ел навигациясен билгеләнгән вакытта тәмамларга, кече үлчәмле судноларны сулыклардан чыгарырга һәм судноларны кышкы саклауга күчерү буенча тиешле консервация эшләрен башкарырга кирәк», - диде ул.

Фото – «Татар-информ» архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев