Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Татарстан юлында ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә бер хатын-кыз зыян күргән

Хәзерге вакытта урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли, юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Казан, 3 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген иртәнге җиделәр тирәсендә республиканың Питрәч районында, Казан – Шәмәрдән трассасында ике җиңел автомобиль бәрелешкән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Seat автомобиленең йөртүчесе, каршы як полосага чыгып, Kia автомобиле белән бәрелешкән дип фаразлана. Нәтиҗәдә, җиңел автомобильләрнең берсе кюветка төшеп киткән.

Авариядә Kia автомобиленең йөртүчесе – 58 яшьлек хатын-кыз зыян күргән, аны хастаханәгә озатканнар.

«Хәзерге вакытта урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли, юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана», - дип хәбәр иттеләр агентлыкка ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев