Татарстан – туган йортыбыз
Бүген Мөслимдә “Татарстан – туган йортыбыз” республика этномәдәни фестиваленең зона туры узды
Район мәдәният йорты сәхнәсендә Сарман, Ютазы, Азнакай, Актаныш, Минзәлә һәм Мөслим районыннан төрле милләт вәкилләре чыгыш ясады. Фестивальдә катнашучыларны район башлыгы Альберт Хуҗин һәм фестивальнең жюри рәисе, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Азат Зарипов сәламләде. Бу көнне тамашачыларга иллегә якын номер тәкъдим ителде. Аларда ике йөзгә якын бала һәм өлкән буын чыгыш ясады.
Район башлыгы фестивальнең зона турында катнашучы район вәкилләренә һәм жюри составына тәмле күчтәнәчләр тапшырды. Барлык коллективлар һәм катнашучылар “Фестивальдә катнашучы” дипломнары белән бүләкләнделәр.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев