( "Татар-информ"). Татарстан спортчысы Владислав Хадарин сноуборд буенча Россия чемпионатында ике алтын медаль алды. Бу хактагы мәгълүмат Twitter социаль челтәрендә "Спорт Татарстан" битендә урнаштырылган.
Спортчы слоуп-стайл һәм биг-эйр дисциплиналарында уңышка иреште.
Ярышлар 13-18 мартта Мәскәүдә узды.
Нет комментариев