Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Татарстан мөфтие ни өчен 25 июньдә ураза тотарга кирәк икәнен аңлатты

Бу хакта Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин хәбәр итте

Мөселманнарга Гашүрә көнендә ураза тотарга киңәш ителә. Ул быел 25 июньгә туры килә. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин хәбәр итте.

Гашүрә көне – Аллаһ якын пәйгамбәрләренә яхшылык кылган, игелек өләшкән көн. Пәйгамбәребез бу көнне олылау өчен мөселманнарга ураза тотарга киңәш иткән», – дип язган Сәмигуллин Телеграм-каналында.

Ул шулай ук дин тотучыларга Гашүрә көненнән тыш тагын бер өстәмә көн ураза тоту мөһим, дип искәртте.

«Быел Гашүрә көнендәге ураза 24-25 июньгә яки 25-26 июньгә туры килә. Аллаһы Тәгалә безгә алдагы көннәрне гыйбадәттә үткәрергә көч һәм мөмкинлек бирсен!» – дип йомгаклаган сүзен мөфти.

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев