Татарстан митрополиты Феофан Раштуа бәйрәме гыйбадәтләрен үткәрәчәк
Яңалыклар

Татарстан митрополиты Феофан Раштуа бәйрәме гыйбадәтләрен үткәрәчәк

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Казан храмнарында Раштуа гыйбадәтләрен үткәрәчәк. Бу хакта Татарстан митрополиясе хәбәр итә. 6 гыйнварда митрополия башлыгы кичке һәм иртәнге дини гыйбадәтләрне Никольский кафедраль соборында үткәрәчәк. 6 гыйнвардан 7 гыйнвар төнендә, Раштуа бәйрәмендә, Феофан атакай Казан Кремленең Благовещение соборында Литургияне җитәкләячәк. Ул 23.30 сәгатьтә башланачак. 7 гыйнвар...

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Казан храмнарында Раштуа гыйбадәтләрен үткәрәчәк. Бу хакта Татарстан митрополиясе хәбәр итә. 6 гыйнварда митрополия башлыгы кичке һәм иртәнге дини гыйбадәтләрне Никольский кафедраль соборында үткәрәчәк. 6 гыйнвардан 7 гыйнвар төнендә, Раштуа бәйрәмендә, Феофан атакай Казан Кремленең Благовещение соборында Литургияне җитәкләячәк. Ул 23.30 сәгатьтә башланачак. 7 гыйнвар кичендә Казанның Петропавловск соборында митрополит төнге гыйбадәтне алып барачак. 8 гыйнварда Богородица Соборы бәйрәмендә, митрополия башлыгы иртәнге 9.00 сәгатьтә Богородица-Успения ирләр монастырендә Литургия үткәрәчәк. Ә 9 гыйнварда 8.00 сәгатьтә ул Казан Кремленең Благовещение соборында Литургияне алып барачак.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев