Яңалыклар

Татарстан яңа туган балалар үлеме буенча рекорд дәрәҗәсендәге түбән күрсәткечкә ирешкән

Бу хакта баш табиб Айрат Зыятдинов хәбәр итте

Татарстанда яңа туган балалар үлеме буенча 2025 елда рекорд дәрәҗәсендә түбән нәтиҗәгә ирешелгән.

Бу хакта Республика балалар клиник хастаханәсенең былтыргы эш нәтиҗәләренә багышланган утырышында баш табиб Айрат Зыятдинов хәбәр итте.

Ул соңгы биш елда яңа туган балалар үлеме ике тапкыр кимегәнен әйтте.

«План буенча 2,4 промилле күрсәткеченә төшү бурычы куелган иде, аннан да түбәнрәк - 1,9 промилле булды. Россия күләмендә Татарстан бу күрсәткеч буенча 3нче урында», – диде баш табиб.

Чыганак: Татар-информ 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев