Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Татарстан гуманитар йөк җибәрде: атлар хәрби операция зонасына китте

Атларны Казаннан, шулай ук Арча, Теләче һәм Лениногорск районнарыннан җибәрделәр

Татарстан Республикасыннан махсус хәрби операция зонасына атлар җибәрделәр. Алар республика территориясендә әзерләнгән.

Атларга ихтыяҗ азат ителгән территорияләрдә патрульлек итү һәм «яшел зона»га азык-төлек китерү өчен барлыкка килгән. Әлеге хайваннар техника белән чагыштырганда күп кенә өстенлекләргә (маневрлылык, машиналар батып кала торган ураннардан да җиңел үтәләр) ия.

«Татарстан Республикасы Донецк Халык Республикасына үзенчәлекле, тере гуманитар йөк җибәрә. Татар токымыннан сигез ат игелекле бурычлар үтәү өчен махсус хәрби операция зонасына бара», - диде Казан ипподромы директоры Гияз Идиятуллин.

Гияз Идиятуллин

Фото: © «Татар-информ», Роман Баданов

Атларны Казаннан, шулай ук Арча, Теләче һәм Лениногорск районнарыннан җибәрделәр. Аларны республиканың әйдәп баручы ат хуҗалары тәкъдим итте.

«Татар токымлы атлар талымсыз һәм салкыннан курыкмый», - диде Идиятуллин.

Аның сүзләренчә, бу токым үзенчәлекле, чөнки ул тәрбиягә әллә ни мохтаҗ түгел. Әлеге атлар прокатта, спортта һәм терапиядә кулланыла.

«Казан ипподромында татар токымлы атлар яшь жокейларны өйрәтергә булыша», - дип өстәде ипподром җитәкчесе.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/eto-boicy-proverennye-tatarstan-napravil-losadei-dlya-nuzd-svo-5918786

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев