( "Татар-информ"). Синоптиклар фаразлары буенча, 8 декабрьгә кадәр Татарстанда яңгырлы һәм җепшек карлы һава торышы сакланачак. Юлларда булган бозлавык һәм карт көртләре кинәт кенә автомобиль белән идарә итүне югалтуга китерергә мөмкин. Бу хакта республика автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дәүләт автоинспекторлары машина йөртүчеләргә бозлавык шартларына туры килә торган тизлек сайларга киңәш итә. Рульдәгеләр куркыныч тудыручы маневрлар ясамауны, бигрәк тә каршы як хәрәкәт юлына чыкмаска кирәклеген истә тотарга тиеш.
Автоинспекторлар бик кирәк булмаганда торак пунктлардан ерак чыкмаска киңәш итә.
Нет комментариев