Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарча көрәш осталары

Бүген, 8 май көнне, Әлмәтнең "Татнефть" спорт залында татарча көрәш буенча Әлмәт муниципаль районы беренчелегенә ярыш узды.

Бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган иде. 

Ярышта  Әлмәт, Чирмешән, Мөслим, Азнакай, Ютазы, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләреннән һәм районнарыннан 90 лап көрәшче егет катнашты. Мөслим районы яшүсмерләре, район данын яклап, призлы урыннар яуладылар:

2009-2010 елгылар арасында 40 кг үлчәү авырлыгында Ислам Мортазин - III урынга, 55 кг үлчәү авырлыгында Айгиз Рәхимов - III урынга, 75 кг үлчәү авырлыгында Данил Шакиров II урынга лаек булды. 

2011-2012 елгылар арасында 26 кг үлчәү авырлыгында Данияр Сәетгалиев II урын, 33 кг үлчәү авырлыгында Адель Солтанов  III урын яулады. 

Тренерлары: Илнар Сәетгалиев, Альберт Шәймөхәмәтов, Илшат Фазлыев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев