Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар, рус, крәшеннәр бердәм булып яши торган Крәш. Шуран авыл җирлеге яшәеше белән танышыгыз

Крәш. Шуран - үзенчәлекле җирлек. Беренчедән, ул районыбызның иң чигендә урнашкан - Минзәлә районы белән белән күршеләр булып яшиләр. Икенчедән, җирлектә татар, рус, крәшеннәр бердәм һәм дус-тату булып гомер итәләр.

Җирлекнең иң олы байлыгы - кешеләр. Шуңа күрә дә башкарылган һәр эш халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту, уңайлы мохит тудыру һәм авылларны төзекләндерүне күздә тота. Җирлек белән озак еллар җитәкчелек итүче Сафиуллин Радик Гыйздулла улы җирлекнең, аның халкының тарихи ядкәрен, традицияләрен яхшы белә. "Авылларыбызда тормыш зарланырлык түгел. Туган проблемаларны чишүдә халык тарафыннан сайланган депутатларыбыз зур ярдәм итә. Депутатларыбыз Рәшит Кирамов, Николай Петров, Булат Әгъләмов белән, көнаралаш диярлек очрашып, киңәшләшеп торабыз", - ди Радик Гыйздуллович.

Жирлектә 200 хуҗалыкта 449 кеше яши, аларның 165 се - пенсионерлар, 73 е - балалар, 203 е - эш яшендәгеләр. Күпчелек халык терлек асрап, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештереп көн күрә. Район үзәгеннән шактый читтә булуына карамастан, авыл җирлегендә фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр дә бар. Крәш. Шуран авылыннан Герман Алчин сөт эшкәртүче һәм сыр ясаучы мини завод тота. Берничә төрле сыр ясап, аны сатуга чыгара. Николай Петров, кече ферма төзеп, 8 баш савым сыер асрый, максаты - киләчәктә сыерлар санын арттырып, гаилә фермасын булдыру. Ирек Хәмәдишин һәм Раиф Мортазинның Ташъелгада кошчылык буенча эш җәелдерүе авыл халкын эшле иткән.

Җирлектә "Органик групп" җәмгыяте "Урожай" агрофирмасының "Авангард" бүлекчәсе эшли. Анда 45 кеше хезмәт куя. Бүлекчә таналар үстерү буенча специальләшкән, бүгенге көндә 903 баш терлек тәрбиялиләр.

Крәш. Шуран авыл җирлегендә өч фельдшер-акушерлык пункты, бер мәктәп, балалар бакчасы, бер мәдәният йорты, ике клуб, ике китапханә һәм почта элемтәсе бүлеге халыкка социаль хезмәт күрсәтү юнәлешендә нәтиҗәле эшли. Узган ел республика программасы нигезендә Каенсаз авылында модульле ФАП кулланылышка тапшырылган.

Җирлектә үзара салым акчалары хисабына күп эшләр башкарылган. "Үзара салым акчалары, дәүләт тарафыннан бирелгән ярдәм юллар, урам утлары су белән тәэмин итү һәм башка күп төрле проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирде. Узган ел юллар төзекләндерү өчен генә дә 795 мең сумнан артык акча тотылды. Урамнарны яктырту өчен 147 мең 247 сум кулланылды. Чишмәләрне төзекләндерү, су башнялары өчен насослар, кирәкле механизмнар алу, будкаларын ремонтлау буенча да күп эш башкарылды. Быел су белән тәэмин итүгә, башка төзекләндерү эшләренә игътибар биреләчәк", - ди Радик Сафиуллин.

Авылларда юллар, ут-су проблемалары хәл ителә башлагач, халык ял парклары, балалар мәйданчыклары булдыруны сорый башлаган. Ә күңел дигәнең бар нәрсә дә җитеш булганда гына матурлыкка омтыла, культуралы ял сорый. Әйе, бүген авыл җирлекләрендә тормыш алып бару өчен уңайлыклар тудырыла. Шуңа күрә дә авыл җирлекләренең хезмәтен күрми, аларның эшен бәяләми мөмкин түгел. Кырыкмаса кырык төрле эшне башкаручы, йөзләгән, меңләгән халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерүче авыл җирлекләре хезмәткәрләренә хөрмәт белән карап, аларга рәхмәтле һәм изге теләктә булыйк. Аларның хезмәтеннән гел генә гаеп тә эзләмик. Җирлек халкының шатлыгын да, кайгысын да уртаклашучы, күрше белән күрше ачуланышканда, килеп тынычландыручы, бер юньсезе җимергәнне төзәтүче, ут яисә су беткәндә проблеманы тиз арада чишүче тагын кем бар?

Башлык булганга гына түгел, ә үз туган җире турында кайгыртып яшәүчеләр рәтеннән дә Радик Гыйздуллович. Уллары Ринат һәм Рамис белән бергәләп, Ташъелга авылындагы чишмәне төзекләндерүләре дә шуның ачык мисалы. Әлеге игелекле эшне башкаруы - балаларда туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүдә бер адым булса, авылдашлары хакына кылган саваплы гамәле дә.

Җирлектә 203 мөгезле эре терлек булып, аларның 129 ы - савым сыеры. Сарыклар һәм кәҗәләр - 414, атлар - 8, дуңгызлар - 12 баш. 368 умарта семьясы исәпләнә.

2017 елда салым акчалары хисабына Тат. Шуран авылында башня алыштыру, балалар мәйданчыгы ясау, су линияләрен һәм чишмәләрне төзекләндерү эшләре башкарылачак.

Узган ел җирлектә 3 бала туган, 17 кеше вафат булган. Хәрби хезмәткә чакырылучы 19 егет бар. Бу елда 2 егет солдат хезмәтенә китәчәк. Җирлектә 27 буйдак егет яши.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев