Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

"Татар халык ашлары" проекты кысаларында

Өчпочмак пешерү серләренә өйрәтер өчен КФУ Алабуга бүлеге укытучылары һәм студентлары Мөслим гимназиясенә килде.

Алар гимназиянең 10-11 нче сыйныф укучылары белән бергә өчпочмак пешерү серләренә төшенделәр. Аннан укучылар студентлар үткәргән квестта һәм "Йөзек салыш" уенында катнаштылар. Татар халкының телен, йолаларын, мәдәниятен, милли традицияләрен өйрәнүгә һәм саклауга корылган әлеге чара кунаклар һәм укучылар күңеленә хуш килде. Соңыннан пешеп чыккан кайнар өчпочмаклар белән барысы да чәй эчтеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев