Ташу уяулык сорый
Көтелмәгән хәлләр вакытында халыкны эвакуацияләү өчен 170 кеше сыйдырышлы ике пункт әзерләнгән.
Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үтте. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов җитәкчелегендә узган җыелышта район активы, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Көн тәртибендә язгы ташуга әзерлек мәсьәләсе каралды.
– Ел саен язгы ташуны сагаеп көтеп алабыз. Быел бигрәк тә, чөнки кар мул булды. Көннәр көтмәгәндә җылытып җибәрсә, су төшә башларга мөмкин. Катлаулы хәлләр тумас, дип әйтеп булмый, – диде Азат Әхмәтҗанов.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим районы буенча әйдәүче белгече Ленар Фәрхетдинов хәбәр итүенчә, елга- күлләрдә боз калын. Район территориясеннән агучы Ык елгасы ташкынга тәэсир итеп, торак пунктларны су басарга мөмкин.
– Язгы ташу көчле булган очракта, су басу зонасына 49 кеше яшәгән (17 йорт) ике авыл эләгергә мөмкин. Социаль әһәмияткә ия һәм башка объектлар, үләт базлары, автомобиль юллары, гидротехник корылмалар су басу зонасына эләкми, – диде Ленар Фәрхетдинов.
Былтыр Олы Чакмак авылында “Татавтодор” җәмгыятенең Минзәлә филиалы Мөслим участогы егетләре ремонт эшләре үткәргән иде. Ремонт барышында суүткәргеч торбалар алыштырылды. Бу үз чиратында су басу куркынычын да бетерде.
Райондагы елгаларда боз апрельнең беренче декадасында китәр, дип фаразлана. Язгы ташу кинәт кузгалып, елгалар ачылу су биеклегенең кискен күтәрелүенә һәм бозларның бөелүенә китерергә мөмкин.
– Гидрометеорология параметрларыннан, шулай ук статистик күзәтүләрдән чыгып, язгы ташу вакытында бөкеләр барлыкка килү куркынычы булган участоклар билгеләнде. Алар – Ык һәм Мәллә елгаларының борылма өлешләре, шулай ук Мәллә елгасы аша салынган күпер яны. Су басуны кисәтү максатыннан Мәлләтамак авыл җирлегендә Мәллә елгасының борылыш участокларында (барлыгы 300 метр арада) җәйге-көзге чорда елга юлларын чистарту эшләре башкарылды, – ди Ленар Фәрхетдинов.
Җирлегебездә су төшә торган 552 торба бар. “Мосты” оешмасы аларның 48ен ачарга өлгерде. Көннәр суыткач, бу эш туктатылып торды. 21 марттан эш янәдән дәвам итте. Алдагы көннәрдә, язгы ташуны аварияләрсез үткәрү максатыннан, калган торба башлары да чистартылып куелачак, ди “Мосты” оешмасы җитәкчесе Илнар Нургалиев. Тулаем алганда, язгы ташуны хәвеф-хәтәрсез уздыру өчен 2 млн 452 мең сумнан артык кисәтү чаралары комплексы башкарылган.
Районда 32 гидротехник корылма бар. Утырышта авыл җирлекләре башлыкларына аларны аерым контрольгә алу хакында әйтелде. Боз шартлатуга килгәндә, бу чара елгалар ачылганда оператив хәлдән чыгып башкарылачак. Язгы ташуны контрольдә тоту максатыннан җирле үзидарә органнары вәкилләре белән берлектә ике оператив төркем эшли. Ык һәм Мәллә елгаларына вакытлыча гидропостлар куелды, җаваплы кешеләр тәүлегенә ике мәртәбә су күтәрелү дәрәҗәсе турында хисап тотачак. Ситуация контрольдән чыга башласа, ике сәгать саен бердәм диспетчерлык хезмәте белән элемтәгә керү бурычы куелды. Гидротехник корылмалар булганда торак пунктларга су басу куркынычы янамый, дип тынычландыра белгечләр.
Комиссия утырышында авыл җирлекләрендә язгы ташуның нәтиҗәләрен бетерү өчен мотопомпалар, электр энергиясе өзелгән очракта электр белән тәэмин итүнең автоном чыганакларын әзерләү кирәклеге дә әйтелде. Көтелмәгән хәлләр була калса, халыкны эвакуацияләү өчен 170 кеше сыйдырышлы ике пункт әзерләнгән. Районда халыкка экстрен хәбәр итү өчен сирена һәм сөйләм җайланмалары урнаштырылган. Авыл җирлекләрендә мондый җайланмалар мәчетләрдә куелган. Язгы ташуга каршы чараларны башкару өчен 76 кеше һәм 32 берәмлек техника әзерләнгән.
Оешма-предприятиеләр, җаваплы службалар гына түгел, язгы ташуга барыбызның да әзер булуы кирәк. Шәхси йортларда яшәүчеләр дә капка төпләрендәге торба башларын чистартырга онытмасыннар иде. Бүгенгә кадәр язгы ташу вакытында гадәттән тыш хәлләр күзәтелгәне булмаса да, бу әле тынычланырга ярый дигән сүз түгел.
Быелгы кар катламы ташу сулары күп булачагын искәртә. Су басу зонасына, урнашу урынына карап, район үзәгендәге кайбер урамнар, “Курай” паркы, фермер Ирек Хәмәдишинның каз сую цехына илтүче юл да эләгергә мөмкин. Чөнки бу урыннарда суүткәргеч торбаларның диаметры кечкенә. Басулардагы кар тиз эри башласа, үрдән кар сулары да күпләп төшәргә мөмкин. Уяулыкны югалтырга ярамый.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев