Ташлыяр
1933-34 елларда сөргенгә сөрелгән Сабирҗан Аблаков- Шакировның таш амбарында май заводы төзиләр. 1957 елда сливочный пункт “Игенче” бүлекчәсенә күчерелә. Авыл коммунистларының күпчелеге укытучы, авыл советы председательләре, колхоз рәисләре була. Авыл тормышында халыкны агартуда комсомоллар дәртләнеп эшлиләр.
1941нче елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Архив документларыннан күренгәнчә, безнең авылдан 136 кеше сугышка киткән. Бүтән өлкәләрдән киткән авылдашлар бу исемлеккә кермәгән. Сугышның беренче көннәреннән үк фронтка киткән ирләрне хатын-кызлар алыштыра.
1941 елда игеннәр бик уңа, ләкин аны җыеп алу мөмкинлеге авыр була. Нәтиҗәдә байтак икмәк кар астында кала. Колхозчыларның хезмәт көннәренә ашлык граммлап кына бирелә. Сугыш чорында басу-кырлар тулысынча эшкәртелә алмый. Терлек азыгы җитмәү аркасында колхоз маллары күпләп үлә. Халык ачлы-туклы яши. Язга чыккач, төрле үлән, өшегән бәрәңгене казып алып, кәлҗемә ясап ашыйлар, кар астында кышлаган башаклар белән тукланалар. Ләкин 1944 елның язында кар астында калган башакны ашап агуланучылар да була, кешеләр шешенә башлый. Септик ангина эпидемия рәвешен ала. Бик күп үлем очраклары була.
1945 елда колхозны өчкә бүләләр: югары оч – “Марс”, түбән оч – “Ярыш”, Атлас авылы “Удар” дип атала. 1957 елда дәүләт һәм партия авыл хуҗалыгы предприятиеләрен эреләндерү сәясәтен уздыра башлый. 1957нче елның 14 мартында Ташлыяр авылы клубында халык бертавыштан “Мөслим” совхозына кушылырга дигән карар кабул итә. Ул вакытта бу карарның, үзләренең ата-бабадан калган җирләреннән баш тартып, аларны хөкүмәткә тапшырырга ризалык бирү икәнлеге беркемнең дә башына килми. Шуның аркасында бүгенге көндә Ташлыяр кешеләренең пай җирләре юк.
1960 елда Н.С. Хрущев инициативасы белән авылларның шәхси хуҗалыкларында сыерлар бетерелә. Сыерларны совхоз сатып ала. Сөтне совхоз фермасыннан халыкка урам буйлап сатып йөриләр. Сыер бетерүне халык бик авыр кичерә.
1957 елда Ташлыяр авылына чыбыклы радио кертелә.
1961 елда Ташлыярда яңа ясле-бакча салына, аңа 17 бала кабул ителә.
1963 елда Мөслим районы бетерелеп, Сарманга кушыла һәм бу административ система 1965 елга кадәр дәвам итә.
1964 елда авылга электр кертелә.
“Мөслим” совхозы составында яшәгән елларда (1957- 1965) Ташлыярда терлек тораклары, амбарлар, социаль объектлар төзүгә зур игътибар бирелә.
1965 елда Ташлыяр, Игенче, Тойгелде, Атлас, Баланлы авылларындагы җирләрнең бер өлешен бүлеп алып, “Трудовик” совхозы оештырыла. Аның үзәге Тойгелде авылында була. “Трудовик” совхозы составында булган чорда Ташлыяр авылында һәрбер йортка табигый газ кертелә, Мәллә елгасы аша күпер төзелә, авылга асфальт юл китерелә.
1990 елда “Трудовик”тан аерылып, яңа хуҗалык: “Ташлыяр” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы оештырыла. Совхозга Ташлыяр һәм Атлас авыллары басулары беркетелә. Бу елларда Ташлыяр урамының бер өлешенә асфальт салына. 1999 елда авылыбызда мәчет ачыла.
1990 елларда башланган үзгәртеп кору шаукымы авылларның яшәү рәвешен дә үзгәртә башлый. Колхоз- совхозлар бетерелә, аларның җире, маллары, техникасы инвесторларга тапшырыла. 2005-2006 елларда Ташлыяр хуҗалыгы җирләре белән бергә “Полимекс” акционерлык җәмгыятенә тапшырыла. Ферма тораклары, мастерскойлар сүтелеп, таралып бетә.
Мәгариф
Революциягә кадәр авылда укыту эше өч мәхәллә мәдрәсәләрендә алып барыла. 1922 елда советча укыту башлана. Укыту аерым кешеләрнең өйләрендә оештырыла. Ата-аналар ир балаларны гына укырга җибәрәләр.
1926 елда авыл халкы Хафазетдин хәзрәттән калган иске мәдрәсәне мәктәп итеп үзгәртә. Мәктәпне клуб итеп тә файдаланалар, халыкка докладлар укыла, концерт- спектакльләр куела.
1929 елда зур янгын вакытында мәктәп янып бетә. Мәчетләрне мәктәп итү мәсьәләсе баш калкыта. Башта Аблак очындагы “Күк” мәчетен мәктәп итәләр. Ул мәчет янгач, урта мәхәлләнең “Зәңгәр мәчете”н мәктәп итеп үзгәртәләр. Мәчет бинасында укыту 1984 елга кадәр – ике катлы кирпеч мәктәп салынганчы дәвам итә.
1929-30 елларда яңалиф, латин графикасы нигезендә укыту башлана. 1929 елда наданлыкны бетерү хәрәкәте киң колач ала. Укыту гарәпчәдән латин графикасына күчерелә. 1938-39 елларда укый-яза белмәүчелек нигездә бетерелә. 1939нчы елның 5 май указы нигезендә татар язуы латин графикасыннан рус графикасына күчерелә.
1935 елда Ташлыяр мәктәбе 7 класслы тулы булмаган урта мәктәп статусын ала. 1962 елда мәктәп – сигезьеллык, ә 1991 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1965 елда мәктәптә кичке бүлек ачылып, VIII-X классларда уку башлана. Укучылар саны кимү сәбәпле, Ташлыяр мәктәбе 2005 елдан – тугызьеллык, 2010 елдан башлангыч мәктәп булып кала. 2012 елда Ташлыяр мәктәбе Михайловка урта мәктәбенең филиалы итеп үзгәртелә. 2020 елда Ташлыярдагы филиал да ябыла.
Гүзәлия Фатыйхова,
Ташлыяр китапханәсе китапханәчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев