Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Ташлыяр

Тарихи мәгълүматлардан күренгәнчә, 1735-1740 елларда Ташлыяр авылына Саба якларыннан күчеп килгән кешеләр нигез салган.

933-34 елларда сөргенгә сөрелгән Сабирҗан Аблаков- Шакировның таш амбарын­да май заводы төзиләр. 1957 елда сливочный пункт “Иген­че” бүлекчәсенә күчерелә. Авыл коммунистларының күпчелеге укытучы, авыл со­веты председательләре, кол­хоз рәисләре була. Авыл тор­мышында халыкны агарту­да комсомоллар дәртләнеп эшлиләр.

1941нче елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Архив документларыннан күренгәнчә, безнең авылдан 136 кеше сугышка киткән. Бүтән өлкәләрдән киткән авылдашлар бу исемлеккә кермәгән. Сугышның берен­че көннәреннән үк фронтка киткән ирләрне хатын-кыз­лар алыштыра.

1941 елда игеннәр бик уңа, ләкин аны җыеп алу мөмкинлеге авыр була. Нәтиҗәдә байтак икмәк кар астында кала. Колхозчыларның хезмәт көннәренә ашлык граммлап кына бирелә. Сугыш чорын­да басу-кырлар тулысын­ча эшкәртелә алмый. Терлек азыгы җитмәү аркасында кол­хоз маллары күпләп үлә. Ха­лык ачлы-туклы яши. Язга чыккач, төрле үлән, өшегән бәрәңгене казып алып, кәлҗемә ясап ашыйлар, кар астында кышлаган башаклар белән тукланалар. Ләкин 1944 елның язында кар астында калган башакны ашап агу­ланучылар да була, кешеләр шешенә башлый. Септик ан­гина эпидемия рәвешен ала. Бик күп үлем очраклары була.

1945 елда колхозны өчкә бүләләр: югары оч – “Марс”, түбән оч – “Ярыш”, Атлас авы­лы “Удар” дип атала. 1957 елда дәүләт һәм партия авыл хуҗалыгы предприятиеләрен эреләндерү сәясәтен уздыра башлый. 1957нче елның 14 мартында Ташлыяр авылы клубында халык бертавыш­тан “Мөслим” совхозына ку­шылырга дигән карар кабул итә. Ул вакытта бу карарның, үзләренең ата-бабадан кал­ган җирләреннән баш тартып, аларны хөкүмәткә тапшырыр­га ризалык бирү икәнлеге беркемнең дә башына кил­ми. Шуның аркасында бүгенге көндә Ташлыяр кешеләренең пай җирләре юк.

1960 елда Н.С. Хрущев ини­циативасы белән авылларның шәхси хуҗалыкларында сы­ерлар бетерелә. Сыерларны совхоз сатып ала. Сөтне со­вхоз фермасыннан халыкка урам буйлап сатып йөриләр. Сыер бетерүне халык бик авыр кичерә.

1957 елда Ташлыяр авылы­на чыбыклы радио кертелә.

1961 елда Ташлыярда яңа ясле-бакча салына, аңа 17 бала кабул ителә.

1963 елда Мөслим районы бетерелеп, Сарманга кушыла һәм бу административ систе­ма 1965 елга кадәр дәвам итә.

1964 елда авылга электр кертелә.

“Мөслим” совхозы соста­вында яшәгән елларда (1957- 1965) Ташлыярда терлек то­раклары, амбарлар, социаль объектлар төзүгә зур игъти­бар бирелә.

1965 елда Ташлыяр, Иген­че, Тойгелде, Атлас, Баланлы авылларындагы җирләрнең бер өлешен бүлеп алып, “Тру­довик” совхозы оештырыла. Аның үзәге Тойгелде авылын­да була. “Трудовик” совхозы составында булган чорда Таш­лыяр авылында һәрбер йорт­ка табигый газ кертелә, Мәллә елгасы аша күпер төзелә, авылга асфальт юл китерелә.

1990 елда “Трудовик”тан аерылып, яңа хуҗалык: “Таш­лыяр” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы оештырыла. Со­вхозга Ташлыяр һәм Ат­лас авыллары басулары беркетелә. Бу елларда Ташлы­яр урамының бер өлешенә ас­фальт салына. 1999 елда авы­лыбызда мәчет ачыла.

1990 елларда башлан­ган үзгәртеп кору шаукымы авылларның яшәү рәвешен дә үзгәртә башлый. Колхоз- совхозлар бетерелә, аларның җире, маллары, техникасы инвесторларга тапшырыла. 2005-2006 елларда Ташлы­яр хуҗалыгы җирләре белән бергә “Полимекс” акционер­лык җәмгыятенә тапшыры­ла. Ферма тораклары, ма­стерскойлар сүтелеп, тара­лып бетә.

Мәгариф

Революциягә кадәр авыл­да укыту эше өч мәхәллә мәдрәсәләрендә алып ба­рыла. 1922 елда советча укыту башлана. Укыту ае­рым кешеләрнең өйләрендә оештырыла. Ата-аналар ир балаларны гына укырга җибәрәләр.

1926 елда авыл халкы Ха­фазетдин хәзрәттән калган иске мәдрәсәне мәктәп итеп үзгәртә. Мәктәпне клуб итеп тә файдаланалар, халыкка докладлар укыла, концерт- спектакльләр куела.

1929 елда зур янгын ва­кытында мәктәп янып бетә. Мәчетләрне мәктәп итү мәсьәләсе баш калкыта. Баш­та Аблак очындагы “Күк” мәчетен мәктәп итәләр. Ул мәчет янгач, урта мәхәлләнең “Зәңгәр мәчете”н мәктәп итеп үзгәртәләр. Мәчет бинасында укыту 1984 елга кадәр – ике катлы кирпеч мәктәп салын­ганчы дәвам итә.

1929-30 елларда яңалиф, латин графикасы нигезендә укыту башлана. 1929 елда на­данлыкны бетерү хәрәкәте киң колач ала. Укыту гарәпчәдән латин графика­сына күчерелә. 1938-39 ел­ларда укый-яза белмәүчелек нигездә бетерелә. 1939нчы елның 5 май указы нигезендә татар язуы латин графика­сыннан рус графикасына күчерелә.

1935 елда Ташлыяр мәктәбе 7 класслы тулы бул­маган урта мәктәп статусын ала. 1962 елда мәктәп – си­гезьеллык, ә 1991 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1965 елда мәктәптә кичке бүлек ачылып, VIII-X класслар­да уку башлана. Укучылар саны кимү сәбәпле, Ташлы­яр мәктәбе 2005 елдан – ту­гызьеллык, 2010 елдан баш­лангыч мәктәп булып кала. 2012 елда Ташлыяр мәктәбе Михайловка урта мәктәбенең филиалы итеп үзгәртелә. 2020 елда Ташлыярдагы филиал да ябыла.

Гүзәлия Фатыйхова,

Ташлыяр китапханәсе китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев