Тарихи юл үткән мәктәпнең юбилей елы.ФОТОРЕПОРТАЖ
Яңалыклар

Тарихи юл үткән мәктәпнең юбилей елы.ФОТОРЕПОРТАЖ

Советлар Союзы герое Петр Днепров исемендәге Рус.Шуган гомуми белем бирү мәктәбе 140 еллык юбилеен билгеләп үтте

Рус. Шуганда беренче чиркәү-приход мәктәбенә 1882 елда нигез салына. 1912 елда мәктәп бинасы төзелә һәм дүрт сыйныфлы зем­ский мәктәп ачыла. 1936 ел­дан ул урта мәктәп статусын ала.

Мәктәп юбилеена килгән кунакларны иң элек укучылар сәламләде. Юбилейга мәктәпне төрле елларда тәмамлаган егет- кызлар да кайткан иде. Алар арасында фән кандидатла­ры, табиблар, укытучылар бар. Символик торттагы шәмнәрнең күпчелеген мәктәпне төрле ел­ларда тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучылары кабызды.

– Рус.Шуган гомуми бе­лем бирү мәктәбендә 1988 елда эшли башладым. 1995 елда мәктәп директо­ры итеп билгеләделәр, – ди мәктәп директоры Фирдәвес Фәрхетдинов. – 2006нчы елның 11 сентябрен иң бәхетле көнем дип саныйм. Бу көнне Мөслим районының ул вакыттагы баш­лыгы Ришат Хәбипов белән ре­монтланган мәктәп бинасының беренче өлешен ачтык.

Фирдәвес Фәрхетдинов ди­ректор булып эшли башла­ган беренче елларыннан ук мәктәпне танытасы килүен билгеләп үтте. Волейболны үстерү, яшелчәчелек белән шөгыльләнү, мәктәпнең сайтын булдыру – барысы да шул мак­саттан эшләнә. Соңгы еллар­да Рус.Шуган мәктәбе туган як тарихын өйрәнү юнәлешендә эшли. Президент грантлары хи­сабына ике музей ясаганнар. “Территориясендә өч музей (!) эшләүче мәктәп Татарстанда түгел, Россиядә дә юктыр”, – ди Фирдәвес Фәрхетдинов. Уен ко­раллары сатып алып, балалар­ны гитарада, синтезаторда уй­нарга өйрәтә башлаганнар. Ма­тематика кабинеты өчен инте­рактив панель сатып алганнар. Мәктәп директоры “Авылның мәгариф тарихы музее” проек­тын тормышка ашыруда ярдәм итүчеләргә – Рус. Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Ба­сорина, шәхси эшмәкәр Илдар Кәримов, прораб Владислав Но­виков, Рус.Шуган мәктәбенең технология укытучысы Алек­сандр Борисов һәм “ТАТМЕ­ДИА” АҖ филиалы “Мөслим- информ” коллективына Рәхмәт хатларын тапшырды.

Район җитәкчелеге та­рафыннан да бүләкләр әзерләнгән иде. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә озак еллар фидакарь хезмәте өчен һәм Рус.Шуган мәктәбенең 140 еллык юбилее уңаеннан башлангыч сыйныфлар укы­тучысы Ускова Татьяна Ни­колаевна, математика укы­тучысы Әгъләмова Әлфия Әнвәр кызы һәм рус теле һәм әдәбияты укытучысы Котко­ва Марина Евгеньевна – район башлыгының Мактау грамо­талары, технология укытучы­сы Борисов Александр Анато­льевич һәм техник хезмәткәр Петрова Сирена Галимҗан кызы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Мәктәп коллекти­вы район мәгариф идарәсенең, җирлек башлыгының да кот­лауларын кабул итте.

– Рус. Шуган мәктәбендә мин ике ел Сал.Муханнан йөреп укыдым. Әмма ул ике ел үзенчәлекле, үзгә бул­ды – мине монда тормыш­ка әзерләделәр. Рус.Шуган­да укыган елларда өч фәннән район бәйгесендә җиңү яула­дым. Сезне ныклы белем бирү базасы булган мәктәптә иң яхшы укытучылар укыта! – диде Ривал Нуриев, балалар­га мөрәҗәгать итеп.

Юбилей тантанасы Рус. Шуган авылы һәм район үзешчәннәре әзерләгән кон­церт номерлары белән үрелеп барды.

Римма Афзалова.

АЛЕКСАНДР НОВИКОВ ФОТОСЫ.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев