Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Тапкырлыкта көч сынаштылар

Быелгы шаяннар һәм тап­кырлар мәҗлесе уеннары Мөслимнең 300 еллыгына багышлап үткәрелде. Зона турында уңышлы чыгыш ясаган Симәк, Түбән Табын, Метрәй, Вәрәшбаш, Иске Ка­рамалы авыл җирлекләре командалары юмор һәм са­тирада көч сынашты.

Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортына “Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе” (ШТМ) җанатарларын җыйды.

Быелгы ШТМда дүрт зона­да 16 авыл җирлеге команда­сы чыгыш ясады. Алар ара­сыннан биш команда рай­он сәхнәсендә чыгыш ясау хокукын алды. Бәйгенең сәламләүдән гыйбарәт бе­ренче турында командалар үзләренең йөзен күрсәтсә, икенче турда һәр командага мәзәкләр әзерләү бурычы ку­елган иде. Өченче турда ко­мандалар тамашачыга музы­каль өй эшен тәкъдим иттеләр. Бөтен тур нәтиҗәләре буенча Симәк авыл җирлегенең “Ша­яннар” командасы дүртенче урынга лаек булды. Өченче урын Түбән Табын авыл җирлегеннән “Дөбер-шатыр” командасына бирелде. Икенче урынны Иске Карамалының “Әшәке малайлар”ы белән Вәрәшбаш авыл җирлегеннән “Кәҗәкәйләр” командасы яулады. Беренче урында – Метрәй авылының “Метрәй кырмыскасы” командасы. Җиңүче командалар рай­он мәдәният йортының ди­пломнары 3, 5, 7 һәм 10 мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнде.

Жюри составында быел та­тар блогеры, КВНчы, Мөслим кияве Рәмис Гыйльметдинов та бар иде.

– Рәмиснең Мөслим сәхнәсендә чыгыш ясаганы булды. Исәнсеф авылына ку­накка кайткач, шушы җирлек командасы составында уенда катнашты ул. Быелгы бәйгедә ул, командаларга кызыклы со­раулар биреп, ярышларга үзгә кызыклы моментлар кертте, – ди район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Эльвира Гәрәева.

– Бүгенге тормышны юмордан башка күз алдына да китереп булмый. Бер ми­нут көлү – 300 грамм “эсви­жий” бәрән итен алышты­ра диләрме әле?! Татар хал­кы намуслы хезмәт куюы өстенә гомер-гомергә ша­яртырга, җырларга, күңел ачарга да оста булды. Бүген без командаларның осталы­кларын бәяләдек. Мәзәкләр шушы җирлек мохитеннән бу­лулары белән уңышлы, – ди Рәмис Гыйльметдинов.

Ел саен осталыкларын күрсәтүче командалар быел да тамашачыларга онытыл­мас юмор кичәсе бүләк итте. Районыбызда өметле, та­лантлы яшьләр бар һәм алар һаман үсә, “шомара” бара.

Лилия Шәймиева.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама