Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Таныш булмаса, җыйма

Гөмбә белән агулануның беренче билгеләре 30-40 минуттан соң күзәтелә: селәгәй бүленеп чыгу арта, күздән яшь ага, саташу, галлюцинация күренешләре башлана, күз күрүе начарлана.

Экология чиста булмаган җирләрдә үскән гөмбәләр химикатларны, токсиннарны үзенә туплый, аларны ашау агулануга китерергә мөмкин. Шуңа күрә үзегез таныган ашарга яраклы гөмбәләрне җыйганда яки сатып алганда сак булыгыз. 

Гөмбә генә димә.

Гөмбә белән агулануның беренче билгеләре 30-40 минуттан соң күзәтелә: селәгәй бүленеп чыгу арта, күздән яшь ага, саташу, галлюцинация күренешләре башлана, күз күрүе начарлана. Төссез поганка һәм кәҗә гөмбәсе белән агуланганда, 6-12 сәгатьтән соң ашказанында көчле авырту барлыкка килә, күңел болгана, кеше туктаусыз коса башлый. Поганка һәм чебен гөмбәсе белән агуланган очракта симптомнар охшаш була, шулай ук көчле сусау, көзән җыеру, бөер һәм бавыр эшчәнлеге кискен бозылу күзәтелә. 

Кайбер очракларда ашказаны-эчәклек гөмбә ашап 2-3 сәгать үтүгә “көйсезләнә” башлый. Кайчак 10 сәгать, хәтта 2-3 тәүлек тә узарга мөмкин. Ашказаны борчый башлый. Күпмедер вакыттан соң хәл яхшырган кебек була. Әмма аңа карап кан чистармый, бавырга зыян килә. Йөз саргая, уң як кабырга асты авырта, бавыр зурая. Шуннан соң да дәваланмый, организмны чистарту җаен эзләми икән, кеше тәмам хәлсезләнә, аңын югалтып комага китүе дә ихтимал. 

Банкаң чиста булмаса 

Күпләр гөмбәне кышка саклау өчен әзерләп куя. Агуланмас өчен, беренчедән, банканы герметик металл капкач белән япмаска кирәк. Гөмбә салынган банкага һава кереп торырга тиеш. Агу кайчакта банканың бер өлешенә генә туплана. Икенчедән, банка яхшылап юылмаса, стерильләштерелмәсә, ботулизм чире килеп чыга. Бу чир вакытында да хәл китә, баш авырта, күңел болгана, күз аллары караңгылана, тавыш карлыга, үзәк нерв системасына зыян килә. Кешенең гомеренә куркыныч яный. 

Агулансаң нишләргә? 

Гөмбә белән агуланганда ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб килеп җиткәнче, зыян күрүчене урынга яткырырга, берникадәр тоз салынган салкын су, салкын чәй яисә кофе, шулай ук сөт бирергә мөмкин. Бакчада, табигать кочагында булсагыз, тизрәк ашказанын юдырырга кирәк. 5-6 стакан су яки сөт эчегез. Сыек кына ясалган сода яки марганцовка эремәсе дә ярый. Аннан телне ике бармак яки кашык белән баскалап, косарга тырышырга кирәк. Моны берничә мәртәбә кабатларга. Янда булса, алты төймәдән дә ким булмаган активлашкан күмер яки утын күмерен суда эретеп эчәргә мөмкин. Эчйомшарткыч дару эчүнең, клизма ясауның да файдасы бар. Ашказанын юдыргач, ятып торалар. Башка – салкын компресс, аякка җылы “грелка” куялар. Косканда, эч киткәндә организм күп су югалта, минераль матдәләр дә юылып чыга. Шуңа күрә тозлы су яки каты чәй эчәргә кирәк. Агулану инде узган кебек тоелса да, исерткеч эчемлекләрне авызга да алмагыз, юкса ул организмның агулануын көчәйтәчәк кенә. 

Агуланудан саклану өчен.

Шикләнсәгез, гөмбәне җыймагыз һәм ашамагыз; артык өлгергән, лайлалы, картайган, кортлы, черек гөмбәләрне җыймагыз; җыелган гөмбәләрне шул ук көнне төрләре буенча аерыгыз, эшкәртегез; гөмбәне очраклы кешеләрдән һәм рөхсәт ителмәгән сәүдә урыннарыннан сатып алмагыз. Сөтчәле соклы гөмбәләрне (йөнтәс гөмбә, белянка, гөрәҗдә) тозлаганда, аларны агулы матдәләрдән арындыру өчен, 10-15 минут дәвамында кайнатырга яки суда тотарга кирәк. 14 яшькә кадәрге балаларга гөмбә ашатырга ярамый, чөнки гөмбә аксымга бай булса да, бала организмында аны эшкәртү өчен җитәрлек дәрәҗәдә ферментлар юк. 

Наилә Сәлахова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев