Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тамьянда табылдыклар күп

Археолог, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының бүлек мөдире, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов районыбызда тарихи ядкәрләрне эзләп-барлап йөрүе турында язган идек. - Мөслим районы үзәгенә килүгә, иң әүвәл туган якны өйрәнү музеен карап, ядкәрләрне өйрәнеп чыктым. Район башлыгы Рамил Муллин тарихка сак, игътибарлы кеше икән: былтыр музейны төзекләндерттергән, яңарттырган. Хәзер...

Археолог, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының бүлек мөдире, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов районыбызда тарихи ядкәрләрне эзләп-барлап йөрүе турында язган идек.

- Мөслим районы үзәгенә килүгә, иң әүвәл туган якны өйрәнү музеен карап, ядкәрләрне өйрәнеп чыктым. Район башлыгы Рамил Муллин тарихка сак, игътибарлы кеше икән: былтыр музейны төзекләндерттергән, яңарттырган. Хәзер реконструкция эшләре бара. Авыллардагы табылдыклар белән тулыландыргач, заман таләпләренә туры китереп, август аенда аны яңабаштан ачачакбыз, диделәр. Шуңа күрә хәзер район авылларында ни-нәрсә булганлыгын барлап йөрим. Ык елгасы ярлары тик тормый: ел да ишелә, җимерелә. Ык буендагы Салавыз-Мухан, Иске Чакмак авылларында яшәүчеләр миңа бик борынгы чорга - иртә тимер гасырга караган ядкәрләр китереп бирде. Болар - шактый яхшы сакланган, бакырдан һәм бронзадан ясалган аеллар.

- Тамян авылында барган эзлләнүләрдә дә катнаштыгыз?

- Әйе, Тамьян авылы янында казып, борынгы авыл урыны таптык. Тамьяннан ике чакрым читтә, Ык буенда, елга суы җәелгән урыннан бераз калкурак төштә бу урын. Аның янәшәсендә генә диярлек Актүбә дигән кечкенә генә күл бар. Анда бронза чорына караучы әйберләр - чүлмәк, төрле савыт-саба кисәкләре, тимер, сөяк бик күп чыга. Безнең эрага кадәр ике мең ел элек һәм безнең эраның беренче меңъеллыгында яшәгәннәр монда. Билгеле, төрле кабиләләр яшәгән, халкы үзгәреп, алышынып торган, һуннардан соң яшәгән төркиләргә, мадьярларга, башка кабилә-ыруларга караучы материаллар да бар. Алтын Урда чорына, мәсәлән, Чиялек дигән күчмәннәр культурасына караган ядкәрләр дә бераз бар. Ул әйберләрне өйрәнеп бетергәч, җирле музейга тапшырачакбыз. Тамьян авылы янәшәсендәге

Ык буенда, бәрәңге бакчаларында Алтын Урда вакытына, Х1У-ХУ1 гасырларга - Казан ханлыгы чорына караган бик матур ядкәрләр табыла. Тамьянда Х1У-ХУ1 гасырларга карагатт кабер ташлары да бар. Күршедәге Мәлләтамак авылында да шул ук вәзгыять: Ык елгасы ташып чыкканга, авыл урынын үзгәртеп, күченеп торган.

- Янә тагын нинди авылларда булдыгыз? Нинди кызыклы табылдыкларга юлыктыгыз?

- Мөслим районы белән Минзәлә районы чигендәге Маҗын дигән авыл янында да бик борынгы авыл урыны бар. Ул хәзерге вакытта ярты метр чамасы ком астында калган. Җирле халык хуҗалык эшләре өчен шуннан ком алгач, хәзер әлеге объект җимерелеп килә. Шушы хәлгә юл куймас өчен, җирле хакимиятләргә хат язмакчы булам. Анда шактый кызык әйбер­ләр табылган һәм җирле музейга куелган булган. Тик соңгы елларда музейдагы әйберләрне таратып бетергәннәр. Урыс Шуганы, Олы Чакмак янында борынгы кешеләр яшәгән торак урыннары бар. Әмәкәй, Карамалы тарафларында да шундый урыннар барлыгын күрдем. Заманында археологлар табып, барлап куйган торак урыннары, әйтик, Мәлләтамак авылы янындагы ядкәрләр хәзер җимерелгән. Анда нефтьүткәргеч, газүткәргеч үтә. Шул

- урыннардан ерак та түгел, Ык, Мәллә елгалары буенда шактый гына башка торак урыннары да табылды. Болар бронза, иртә урта гасырлар, Болгар, Алтын Урда чорына карый. Мәлләтамакның үзендә, елганың көнчыгышында, көнбатышында да борынгы торак урыннары бар. Мәлләтамак белән Игенче авыллары урта бер төшендәге Акъярда да борынгы кешеләр яшәгән урыннарга тап булдык.

Советлар хакимияте вакытында Катмыш авылы янында терлекчелек комплексы төзегәннәр. "Шул вакытта байтак кына борынгы кабер ташын җимереп нигезгә салдылар",-дип әйттеләр. Шулай да җирле район газетасы, телевидениесе хезмәткәрләре белән без тугыз таш таптык. Тугаш авылы янында ике зиратны карап чыктык. Берсе - шактый борынгы зират. Анда бер төрбә, дүрт борынгы кабер ташы бар. Туйгелде авылындагы иске зиратта 26 борынгы кабер ташын барладык. Кабер ташларыннан шактый күп мәгълүмат алырга була: кем күмелгән, нинди эш белән шөгыльләнгән, нинди туганнары булган? Гомумән, Мөслим ягындагы кабер ташлары яхшылап өйрәнелмәгән әле. Укып була торган иң борынгы кабер ташлары ХУ-ХУП гасырларга карый.

- Борынгы ядкәрләрне өйрәнү халыкка нәрсә бирә? Кызыксыну бармы?

- Кызганыч, байтак кына тарихи ядкәрләр югалып бара. Мәсәлән, Мөслим районында җит­мешенче еллардан бирле бер археолог та эшләмәгән. Татарстанның көнчыгышына игътибар җитми. Шул ук вакытта Башкортстан галимнәре килеп шәҗәрәләрен, үз ыруларын эзли. "Монда башкортлар яшәгән",-дип яза. Ләкин алар ялгыша: казакларны башкорт белән буташтыра. Без менә шулай районнарны өйрәнеп китаплар чыгарабыз, Татарстан төбәкләрен илебездә, чит илләрдә танытабыз. Әлеге китаплар нигезендә мәктәпләрдә туган як тарихын укытырга, һәрхәлдә, туган як тарихын укытканда файдаланырга була. Мин кайсыдыр бер районга килүгә җирле телевидениедә, газетада чыгыш ясыйм. Халык шалтырата, килә, үзләрендә булган ядкәрләрне китерә башлый.

Әле күптән түгел генә миңа Метрәй авылыннан ташка әйләнгән агач китереп бирделәр. Хәзерге вакытта район үзәгендә Казандагы Милли музей белгечләре, әйтик, Алсу Хәйруллина эшли. Район музеена урнаштыру өчен, табылдыкларны аларга китереп бирәчәкмен.

Соңгы елларда Көнчыгыш Татарстанда күбрәк эшлисең бугай?

- Чынлап та, шулай. Беренчедән, башкаладан ерак, мөмкинлекләр азрак дипме, монда эшләргә ашкынып торучы галимнәр күренми. Икенчедән, илленче елларда бу тарафта Октябрский шәһәреннән Анисим Шәкүров дигән тарихчы-музей төзүче эшләгән. Уфадан Михаил Обыденов дигән бер галим килеп киткән. 1970 елларда үз археологларыбыз Евгений Казаков, Петр Старостин, Рөстәм Габәшев казынган. Аларның фикере буенча, XVI гасырга кадәр анда бөтен нәрсә булган, аннан соң япан кыр, цивилизация сизелми. Әле алай гына да түгел. Явыз Иван гаскәрләре басып алганчы бу якларда ике гасыр халык яшәмәгән, дип исәпләүчеләр бар. Имеш, урыслар килгәч кенә күтәрелеп киткән. Нугай чорын телгә дә алмыйлар. Аерым алганда, Бөгелмәдә шулай исәпләүчеләрне очратырга туры килде. Дөрес түгел. Бу тарафларга күчмәннәр генә килеп китмәгән. Җирле осталар, һөнәрчеләр дә яшәгән. Өзеклек булса да, ул ун-егерме елдан артмаган, һәрхәлдә Ык, Агыйдел, Шушма елгалары буенда һәрвакыт кемдер яшәгән, авыллар һәм кечкенә шәһәрләр гөрләп торган. Аерым аяганда, элек Ык елгасы зуррак, тирәнрәк булган, анда көймәләр, кораблар да йөреп торган. Һәр авыл биләмәсендә дүрт-биш зират сакланган, һәрберсендә кимендә 50-60 таш бар. Киләчәктә Сарман, Актаныш, Минзәлә, Зәй тарафларында эшләү нияте дә бар. Кыскасы, Казан ханлыгы белән Нугай Урдасының чикләренә туры килә бу тарафлар. Аерым алганда, Ык буе - нугай җирләре. Казан татарлары белән нугайлар кушылган җирләр бу. Көнбатыш Башкортстан белән Көнчыгыш Татарстанны берләштерүче бер компонент, бер халык, бер милләт формалашкан монда. Үз заманында бирегә татар-нугайлар килеп ясак җыйган, бер нинди җимерү булмаган. Җәен бу якларда яшәп, кышларга җылы якларга китүче күчмән нугайлар, билгеле, җирле халык белән дә катнашкан. Биредә угро-фин халыклары, әйтик, маҗарлар да яшәгән, әмма инде күбесе төркиләшкән булган. Борынгы заманнарда биредә сарматлар яшәгән, аннан һуннар, төркиләр килеп бөтен халыкны берләштергән, үз канаты астына алган. Имәнкискә кабиләләре, угорлар, болгарлар, төркиләр кушыла барган.

- Йомгак ясап нәрсә әйтерсең?

- Безнең Татарстанда казу-тикшерү эшләре күпмедер күләмдә башкарылса да, комплекслы, системалы алып барылмый әле. Татар тарихын тирәнрәк өйрәнү өчен, татар авыллары тарихын яхшырак өйрәнергә кирәк. Шуның өчен тарихи ядкәрләр табылган, археологик казу эшләре уздырылган урыннарны яңадан карап чыгарга кирәк. Хәзер инде аларның күбесе җимерелгән. Хуҗалык эшләре, агымсулар аларны ишә-җимерә тора. Кайбер китапларда археологик ядкәрләргә кагылышлы хаталар күп. Шуларны төзәтәсе бар. Яңа ядкәрләр дә табылмый калмый. Монысы - беренче максат. Икенче юнәлеш - урта гасыр кабер ташларын өйрәнү. Аларның кайберләрендә рун тамгалары да очрый. Борынгы татар телендә гарәп язуында язылган кабер ташларының күбесе, ни кызганыч, җиргә иңә бара. Шуларны сурәткә төшереп, күләмнәрен үлчәп, сызымнарын сызып калдыру зарур. Өмәләр ясап, ул ташларны саклап каласы иде дип, урыннарда халыкка да мөрәҗәгать итәбез. Өченчедән, элек булып та, хәзер югалган таралган авылларның да тарихын язарга кирәк. Ул авылларның торак урыннары, зиратлары билгеле әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X