Талпаннар баш калкыта
Башкала кешесе Сочидан талпан алып кайткан
Бу елга чыккач беренче талпан тешләү очраклары теркәлгән. 27 мартка булган мәгълүматларга караганда, бу бөҗәкләрдән җиде кеше зыян күргән. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе «Реальное Время»га хәбәр итә. Әлмәт, Азнакай, Яшел Үзән, Нурлат районнарында, шулай ук Казанда талпан кадалу очрагы булган. Шунысы кызык, башкала кешесе Сочидан талпан алып кайткан. Башка зыян күрүчеләр аларны урманда, паркларда ял иткәндә һәм этләрне йөртергә алып чыкканда эләктергәннәр. Белгечләр билгеләп үткәнчә, куркыныч инфекцияләр булу-булмавына талпаннарны тикшерү гадәттәгечә апрель уртасыннан башлана, ә хәзер кешеләрдән алынган талпаннарга анализлар әле үткәрелмәгән.
Чыганак һәм фото: Реальное время сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев