Талпан гына димәгез
Яз житүгә, барыбыз да урман-болыннар кочагына ашыгабыз. Табигать үзенең матурлыгы белән җәлеп итсә дә, саклану чаралары турында да онытырга ярамый. Чөнки бу чорда урманнарда талпан аеруча күп була. Талпаннар апрель ахырында, май, июнь айларында аеруча агрессив булалар.
Саклану кагыйдәләре
Гадәттә, бөҗәкләр җирдән 1,5-2 метр биеклектә, үсемлекләр буйлап шуыша. Күпләр уйлаганча, алар биеклектән, ягъни агачлардан төшми, очмый, киресенчә, җирдән өскә таба, үлән буйлап үрмәли. Шуңа агачлар астында утырырга ярамый дигән фикер дә – ялгыш фикер. Талпан 30 минут дәвамында менә дә, аулак урын табып, шунда кадала. Шуңа күрә алар аркага, култык астына, муенга, башка ябыша.
1. Әгәр сез алан, урманнарга ял итәргә чыгасыз икән, үләннәр күп булмаган җирләрне сайлагыз!
2. Киемнең ачык төстәгесен, озын җиңлесен, якалысын киегез!
3. Һәр 15-20 минут саен үзегезне, якыннарыгызны талпан тешләмәдеме икән, дип карап чыгыгыз!
4. Чалбар балакларын оекбашка тыгып куегыз!
5. Репеллентларны ТӘНГӘ ТҮГЕЛ, КИЕМГӘ СИПТЕРЕГЕЗ!
Талпан тешләсә, нишләргә? Урманнан, табигать кочагыннан кайткач, киемне, тәнне яхшылап тикшереп чыгарга кирәк. Өске киемне ишек алдында ук салып калдыралар. Гәүдәнең йон белән капланган өлешләренә, касыкка, култык асларына, колакка аеруча игътибар итү мөһим. Әгәр талпан тәнгә кадалып өлгергән булса, аны борыны өзелеп калмасын өчен саклык белән генә тартып чыгарырга кирәк. Ул урынга 10-15 минутка нинди дә булса май сөртеп тотсаң, талпан җиңелрәк чыга. Моның өчен пинцет кулланалар һәм сак хәрәкәтләр белән як-якка каерып тартып чыгаралар. Борыны өзелеп калган очракта утта кыздырылган, яисә спиртта тотылган инә белән алалар. Аннары ул урынга йод эремәсе, спирт, ислемай сөртәләр. Алынган талпанны яндырырга яисә
дезинфекцияләүче эремәгә салырга кирәк. Кулны сабынлап юмыйча торып, бернинди очракта да күз, авыз-борын тирәсенә кагылырга ярамый.
Талпан тешләгән кешеләр барысы да медицина учреждениесенә килеп табибка күренергә тиеш. Шуннан соң кешенең сәламәтлеге 21 көн дәвамында күзәтү астында булырга тиеш. Урман бете шулай ук боррелиоз авыруын тарата. Боррелиоз терәк-хәрәкәт аппараты, йөрәк, нерв системасы, тире зарарлануы белән характерлы. Авыру кискен һәм озакка сузылган формада үтәргә мөмкин. Авыру талпан тешләгәндә, шулай ук кайнамаган кәҗә сөте кулланганда үтеп керә торган вирус аша тарала.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев