Талпан энцефалиты профилактикасы
Сәвия Магъданур кызы йогышлы чирдән саклану ысулларын тәфсилләп аңлатты
Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән өлкән шәфкать туташы Сәвия Абдуллина әңгәмә үткәрде. Сүз талпаннар белән тапшырыла торган куркыныч авыру турында барды.
«Сәвия Магъданур кызы йогышлы чирдән саклану ысулларын тәфсилләп аңлатты. Медицина хезмәткәре белән очрашу файдалы булып чыкты, интернат-йортта яшәүчеләр бик игътибарлы булырга кирәклеген аңладылар» , – дип хәбәр итәләр Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.
Фото – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев