Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Талантлы балалар йолдызлыгы

Ике дистә еллык тарихы булган “Созвездие – Йолдызлык” ачык республикакүләм телевизион яшьләр эстрада фестивале – сәләтле егет-кызлар өчен зур имтихан.

Беренче сайлап алу турла­ры районда, гадәттәгечә, алты зонада узды. Анда 700гә якын конкурсант катнашты. Үз яшь категорияләрендә вокал-соло, во­каль ансамбльләр, конферанс, хоре­ография номинацияләрендә җиңү яулаган иң-иңнәр (49 номинант) – 250гә якын бала 5 март көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында узган гала-кон­цертта катнашу хокукын алдылар.

Бию сәнгатенә мөкиббән булган ба­лалар – безнең горурлыгыбыз. Район мәдәният йорты каршында эшләүче өч бию ансамблендә генә дә 150гә якын бала шөгыльләнә. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә эшләүче “Ту­кай бизәкләре” төркеме уңышлары белән сөендерә. Район үзәгендә генә түгел, авылларда да, егет-кызларны ту­плап, бию серләренә төшендерүче кол­лектив җитәкчеләренә рәхмәт!

Ретро-композицияләр, туган як турында җырлар аша яшь сандугач­ларыбыз ватанпәрвәрлек, туган илгә мәхәббәт хисләрен белдерде. “Кон­феранс” (концертны алып баручы) номинациясендә үзләрен сынаучылар гала-концертка ямь өстәде, конкурсант­ларга терәк булды. Халыкара хатын-кыз­лар көне алдыннан узган әлеге концерт­та чыгыш ясаган һәр бала җыр-биюләре аша әнисенә кабатланмас бүләк ясады.

Конкурс район зонасында җиңү белән генә төгәлләнми, алда респу­блика зона туры бар. Быел ул 6-7 март көннәрендә Актанышта узды. Юга­ры квалификацияле жюри, дөньяның һәр ноктасыннан күзәтү мөмкинлеген бирүче он-лайн трансляция, көчле көндәшләр! Менә “көрәш кыры” бу! Мөслимлеләр данын яклап чыгыш ясаган 200 катнашучы әлеге сынау­ны “бик яхшы” билгесенә тапшырды дип әйтергә була, чөнки бер генә рай­оннан да дүрт бию төркеменең баш­калага чакыру алганы юк! Нәтиҗәдә “Хореография” номинациясендә үз яшь төркемнәрендә беренче урынны “Мөслим йолдызчыклары” (җитәкчесе – Ләйсән Исламова), “Мизгел” (җитәкчесе – Ксения Нәбиева), “Тукай бизәкләре” ансамбльләре (җитәкчеләре – Ольга Ну­руллина һәм Айгөл Мәҗитова) яулады. Икенче урында – “Асса” бию төркеме (җитәкчесе – Индира Тимкина). “Вокал- соло” номинациясендә Гүзәл Зиннуро­ва һәм Азалия Хафизова җиңүгә иреште. Конферансьеларыбызны да уңышлары белән котлыйбыз: Регина Шәйгарданова – беренче, Азалия Хәйруллина – икен­че, Ринат Низамов өченче урынны ал­дылар. Җиңүчеләр барысы да Казанга – “Уникс” концертлар залында узачак финалга чакыру алды.

18 апрель көнне 126 бала Казанга – фестивальнең гала-концертына сайлап алу турына юл тотты. Балалар ике сай­лап алу турын узды. Нәтиҗәдә Гүзәл Зиннурова һәм Регина Шәйгарданова, “Уникс” концертлар залында узган гала- концертта чыгыш ясап, фестивальнең II дәрәҗә лауреатлары исемен алды­лар. “Мизгел” бию ансамбле 6 май көнне “Гармун моңы” дип исемләнгән чыгыш­лары белән “Пирамида” күңел ачу ком­плексында узган йомгаклау гала-кон­цертын (бусы – иң югары баскыч!) бизәде һәм фестивальнең көмеш медале белән бүләкләнде. Ансамбль җитәкчесе Ксе­ния Нәбиева фестивальнең яшь, талант­лы педагогларны үстерү фондының “Сәнгать һәм мәдәният идеалларына хезмәт өчен” сертификатына һәм акча­лата премиягә ия булды.

“Созвездие – Йолдызлык” ачык республикакүләм телевизион яшьләр эстрада фестивале генераль продюсеры Дмитрий Туманов сүзләре белән килеш­ми мөмкин түгел: “Безнең республикада һәр бала талантлы! Аларны күреп, дөрес итеп үстерә белергә генә кирәк. Сәхнәгә чыккан һәр баланың әти-әнисенә, җитәкчесенә, сәнгать юнәлешенә ставка ясаган, татар мәдәниятен са­клауга үзеннән өлеш керткән район җитәкчелегенә баш иеп рәхмәт әйтәм!”

Эльвира Гәрәева, район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев