Табында страуслар яши
Тәвә кошлары кыштан курыкмый. Бозлавык һәм югары дымлылык кына куркыныч тудыра.
Мөслим халкы үзенчәлекле. Берәүләр экзотик кошлар тота, икенчеләр көньяк җиләк- җимешләрен үстерә. Югары Табын авылында гомер итүче Зәлифә Гыйзетдинованың ишегалдында исә страуслар – тәвә кошлары яши!
Страуслар – оча белми торган гигант кошлар. Соңгы елларда алар фермерларның игътибарын ныграк җәлеп итә башлады. Чөнки страусның ите, йомыркасы һәм тиресе зур керем китерергә мөмкин. Тәвә кошлары асраучы хуҗалыкларның берсе Башкортостан Республикасында урнашкан. Зәлифә апа да тәвә кошларын шуннан алып кайткан.
– Узган елның җәендә Стәрлетамактан сигез тәвә кошы алып кайттык. Ике атналык кошлар 40 көнлек бройлер зурлыгында иде. Страусларның бәясе бик саллы: бер кош 15 мең сумга сатыла. Кошларның алтысы исән-сау үсеп килә. Икесе безнең шартларга яраклаша алмады, – ди райондашыбыз.
Тугыз айда страуслар ике метр ярым биеклеккә җиткән! Планетада иң эре кошлардан саналучы тәвәләр катнаш азык, көрпә һәм бодай белән туклана. Зәлифә апа страусларның көнгә бер мәртәбә ныклап ашавын билгеләп үтте.
– Безнең авылда ком елга буенда гына. Страусларга кара туфраклы җирдә яшәргә яраклашу авыр булыр, дип борчылган идем. Кошлар табигатебезне үз итте. Болар, без телевизордан карап белгән тәвә кошлары кебек, башларын комга тыкмыйлар. Бәлки, кара җиргә башларын тыкканда муеннарын сындырырга мөмкин булуларын аңлыйлардыр, – ди Зәлифә апа.
Страуслар үрчетүгә Зәлифә апаның улы сәбәпче икән. Җиденче ел Дүшәнбе шәһәрендә контракт нигезендә хезмәт итүче Алмаз әнисенә страуслар үрчетүнең төшемле эш булуын төшендергән. Интернет аша страусларны тәрбияләү нечкәлекләрен өйрәнгәннән соң, Алмаз әнисе белән Башкортостанның Гафури районына – страус фермасына юл тота. Заявка биреп кайткач, түземсезләнеп җавап көтәләр. Бер елдан аларның страуслары “әзер” була. Тәвә кошлары кайтканчы ишегалдында кошлар өчен торак әзерлиләр. Ихатада страуслар өчен яраклаштырып биек сарай салалар. Гыйзетдиновларның йорты кош-корт үрчетү, мал-туар тоту өчен бик яхшы урында урнашкан. Авылның үзәк урамыннан төшкән тыкрыкта ахыргы йорт булгач, җаның теләгәнчә яшәргә, зур хуҗалык тотарга була.
– Тәвә кошлары безнең климат шартларына бик тиз җайлашты. Зәмһәрир суыкларда нишләрләр икән дип борчылган идем, ә алар каты салкыннарга да чыдам икән. Страуслар карны бик яраталар, кыш дәвамында комда коенгандай кар белән юындылар. Тәвә кошлары өчен бозлавык һәм югары дымлылык куркыныч тудыра. Страусларның аяклары бик озын. Таеп егылсалар, аякларын да сындырырга мөмкиннәр. Сатып алганда безгә страусларны: “60 яшькә кадәр яшиләр һәм сәгатенә 60-70 чакрым тизлектә йөгерәләр”, дигәннәр иде, – ди Зәлифә апа.
60-70 чакрым – җиңел машина тизлеге, дигән сүз. Бу кошлар белән бергә- бер калганда, качып котылу мөмкинлеге юк, димәк. Зәлифә апага бу төр кошларга бары тик катнаш азык кына ашатырга кирәклеген әйткәннәр. Тик катнаш азык кыйммәткә төшә шул! Сынау өчен райондашыбыз аларга башка төр азык та биреп караган. Бодайны да, көрпәне дә бик ярата икән страуслар.
– Түбән Табын авыл җирлеге оста куллы халкы белән дан тота. Аш-су, кул эшләре осталары – барысы да безнең җирлеккә тупланган. Халык эштән һәм эспериментлардан курыкмый. Зәлифә апа да шундыйлардан. Ул әти-әнисенең төп йортына Үзбәкстаннан кайтып урнашты. Күпләп мал-туар, кош-корт тотты. Страусларны да яратып тәрбияли. Киләчәктә дәүләттән субсидия алу мөмкинлеге булса, тәвә кошларын үрчетү, җитештерү күләмен арттыру уе белән яна, – ди авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов.
Сөйкемле тәвәләрне күрергә дип, мәктәп укучылары, өлкәннәр еш килә бу ихатага. Страусларның бертөркем булып йөрүенә дә игътибар иттек. Дөньяга сокланып һәм шаккатып караган зур күзләре һәрвакыт әйләнә-тирәне күзәтә шикелле. Күпләр страуслар, куркудан, башларын комга тыга, дип уйлый. Ә Зәлифә апа тәвә кошлары һәрвакыт эзләнүдә, шул рәвешле алар җир астыннан азык эзли, дип аңлата.
Зәлифә Гыйзетдинованың страусларны үрчетәсе килүе аңлашыла. Бу кошның бер йомыркасы гына да 1500 сум тора! Тәвәнең йомыркасы гына түгел, тиресе дә кыйммәт икән. Байлар бу кош тиресе белән автомобиль салоннарын, фатир һәм офис җиһазларын бизи. Белгечләр тәвә итен сыер итенә тартым, ләкин анда холестерин аз, дип белдерә.
– Бу төр кош белән кызыксынучылар тагын булачак әле. Улым “тәвә кошы алабыз” дигәч, бу кош турында бик күп мәгълүмат тупладым. Кошның канатларыннан рәссамнар өчен пумалалар ясалуын, ә кош маеның косметологиядә куллануын моңа кадәр белми идем. Төшемле, табышлы шөгыль. Лаеклы ялда булсам да, кул кушырып, пенсия акчасына гына яшисе килми, – ди Зәлифә апа.
Страус – гигант кош! Бирегә экскурсиягә килә калсагыз, саклык кагыйдәләре турында онытмагыз! Тәвә кошының көчен атныкы белән тиңлиләр. Экзотик кош райондашыбызның кулын чукыган. “Бик авыртты һәм озак төзәлде”, – дип искә ала Зәлифә апа.
Страуслар ике яшьләре тулгач кына, елына ике мәртәбә – кышын һәм көзен йомырка сала башлый. Зәлифә апага бу бәхет алдагы елның көзендә елмаячак.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев