Табигатьтә бал исе...
Умартачылар өчен бүген урак өсте – алар бал суыртырга әзерләнә. Балның иң тәмле вакыты шушы чорга туры килә, диләр.
Умартачылар тиз картаймый, диләр. Бу, чыннан да, шулайдыр. Озак еллар районда умартачылык буенча зоотехник булып эшләүче Миңлемәрьям Саламаева үзе дә күпләп умарта тота. Һөнәренең бөтен нечкәлеген белеп эшләгәнгәме, бал кортлары белән дә “уртак тел таба” ул.
– Кечкенәдән умартачы буласым килде. Шуңа да һөнәр сайлаганда икеләнеп тормадым: мәктәптән соң Минзәлә техникумында умартачы һөнәрен үзләштердем. Районга 1979 елда кайткан идем, шуннан бирле умартачылыкта. Җирлегебездә яшь, өметле умартачылар күп. Алар өлкән умартачылардан тәҗрибә алып эшли. Заманында Леонид Лапшин, Ирек Шәрифуллин кебек танылган умартачылар бар иде. Зөфәр Әхмәтшин дә шундыйлар рәтендә. Зөфәр абый бүген дә яшьләргә акыллы киңәшләрен бирә, – ди Миңлемәрьям Саламаева.
Районның баш умартачысы белән берничә умарталыкка бардык. Табигатьтә бал исе. Ул мең төрле үлән һәм чәчәкләрнең хуш исе белән кушылып, талгын искән җилдә борыннарны кытыклый... Умартачылар, көннәр кызу булуга карамастан, бал әйбәт чыга ди.
– Умарта тотучы сабыр һәм төгәл, умарта корты кебек тырыш булырга тиеш дигән фикердә мин. 10 ел дәвамында үземнең умарталарым белән шөгыльләнәм. Бүген аларның саны 80гә җиткәндер, мөгаен. Чама белән әйтәбез. Умартачылар баш санын әйтергә тырышмый, гадәттә. Бал кортлары юкәгә очмады дип зарлансалар да, юкә балы мулдан булырга охшап тора. Дымлы, кояшлы, җылы һава, шулай ук төнге җылылык та бал сыйфатына йогынты ясый. Иң мөһиме – яңгырлары да вакытында яуды. Корыда чәчәкләр нектар бүлеп чыгара алмый бит, – ди Яңа Усы авылында яшәүче Геннадий Кондратьев.
Геннадийга ярдәмгә һәр җәйдә шәһәрдән энекәше кайта. 15 яшьлек Эльвир авыл тормышына чын-чынлап гашыйк. Яратып дару үләннәре җыя, кышлыкка күпләп иван-чәй әзерләп куйган. Җәй нигъмәтләрен шәһәргә алып китеп тә сата, шул рәвешле кечкенә бизнесын булдырган.
Бикмәч авылында яшәүче Николай Николаевның умарталыгы авылның иң матур җирендә, бәрәңге бакчасы артындагы болында урнашкан. Монда үзеңне әкият илендәгедәй хис итәсең: кошлар сайрый, безелди-безелди бал кортлары оча, якында гына буа җәелеп ята. Агачлар арасында умарта оялары тезелеп киткән.
– Бал татлы булудан тыш, мең төрле авыруга дәва да. Бал корты кебек гел хәрәкәттә булсаң гына, эшеңнең ямен-тәмен татып булачак. Умартачылык – бик борынгы һөнәр. Безнең гаиләдә дә ул буыннан-буынга күчеп килә. Сабырлык та, үҗәтлек тә кирәк. Бөтен кеше дә умартачы була алмый, – ди Николай абый.
Умартачылык күмәк эш таләп итә. Николай абыйга да улы Алмаз ярдәмгә килә. Николай абый хуш исле себеркеләр, төрле дару үләннәре дә әзерли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев